Әкияттә Кунакта
Әкият-ул тылсымлы телдә аралашу, ул куркынычсыз кечкенә тормыш дәресләре. Әкиятләрне күбрәк балаларга укырга кирәк, алар теге яки бу турыда хыяллансыннар, яхшылыкны яратсыннар һәм усаллыкны хөрмәт итмәсеннәр, аңлаучан һәм кайгыртучан булып үссеннәр өчен. Ә иң мөһиме – әкиятләр балаларны тыйнак кына, ләкин максатчан рәвештә үстерә. Әкиятләрдән башка балаларга кайбер нәрсәләрне аңлату авыр булыр иде, ә әкиятләр ярдәмендә аларга көндәлек рәвештә белем керә һәм үсәргә ярдәм итә.
Каенлык авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне искиткеч әкиятләр дөньясына сәяхәткә алып керде. Чара башында балалар тылсымлы дөньяга чумдылар һәм халык авыз иҗаты әсәрләренең нинди булуларын искә төшерделәр. Алар төрле халыкларның әкиятләре бер-берсенә бик охшаган, балаларны кыюлыкка, игелеклелеккә, намуслылыкка, кунакчыллыкка, ярдәмчеллеккә өйрәтәләр икәнен белделәр. Әмма шул ук вакытта һәр халыкның әкиятләрендә ниндидер үзенчәлеге бар. Чара азагында китапханәче балаларга «Колобок», «Әтәч һәм Төлке» әкиятләрен укыды.
