Районыбыз горурлыгы – безнең якташларыбыз
3 сентябрь – якташыбыз, шагыйрь Леонид Федорович Смелковның туган көне. Ул Биектау районының Клетни авылында туган. Бу искиткеч ихтыяр көче һәм түземлеге булган шәхес.
Л.Ф.Смелков Удмуртия һәм Россия Язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясенең Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җәмәгать эшлеклесе. Ул үзешчән шагыйрьләренең шигъри конкурсларын, әдәби очрашуларын оештыручы шәхес.
Л.Ф. Смелков күп кенә шигырьләр җыентыгы авторы. Аның бөтен иҗаты тормышка, кешеләргә, Ватанга мәхәббәт белән сугарылган. Леонид Федорович Смелков әсәрләре тормышның һәр мизгелен кадерләргә һәм матурлыкны күрергә чакыра.
Шагыйрьнең туган көненә Биектау үзәкләшкән китапханәләр системасы китапханәләрендә төрле чаралар узды. «Безнекеләрне бел!», «Районыбыз горурлыгы – безнең якташларыбыз», «Авыр язмышлы кешенең шигырьләре» дип аталган мәгълүмати, танып белү, әдәби сәгатьләр үткәрелде.
Чаралар барышында китапханәчеләр китап укучыларны Л.Ф. Смелковның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырдылар, аның авыр язмышы турында сөйләде, шигырьләрен укыдылар һәм Леонид Ф. сүзләренә язылган «Сөембикә» җырын тынладылар.
