Борынгы һөнәрләр дөньясы
Алат авыл китапханәсендә Пушкин картасы программасы буенча «Борынгы һөнәрләр дөньясы» мастер-классы узды. Балалар узып баручы традицион һөнәр — кулдан йон эрләү белән танышты . Китапханә мөдире эрләү тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мифология белән бәйләнешләре турында сөйләде. Кунаклар сарык йонын эшкәртү өчен кирәкле кораллар һәм җайланмалар белән таныштылар. Кул эшчеләре ролендә булдылар.
