Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Вакыт һәм технологиялар» танып белү сәгате

13 сентябрьдә «Пушкин картасы» проекты кысаларында Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елына багышланган чара уздырылды. Китапханә мөдире чараның катнашучылары өчен «Индеецлар кабиләсе», «Борынгы дөнья», «Урта гасыр», «Яңа гасыр», «20 гасыр» кебек тарихи дәверләр буйлап сәяхәт оештырды.

Катнашучыларның барысы да үз белемнәрен тикшерә алдылар, билгеле бер вакыт аралыгына кагылышлы яңа кызыклы фактлар белделәр. Чара ярдәмендә һәркем тарих турында үзенең белемнәрен бәяли, танылган уйлап табучылар һәм ачышлар турында белешмәләр җыя, үз белемнәрен арттыра алды. Чарада «Элек–хәзер» дип исемләнгән фәнни–техник эволюциясенең инсталляциясе аерым урын алып торды.