КВИЗБУК «Әдәби эрудит»
Яшьләр арасында китап һәм укуны алдынгы планга чыгару- барлык китапханәләр өчен дә актуаль бурыч. Рухи һәм әхлакый тормыш турында белем чыганаклары булып нәкъ менә китаплар тора.
Каенлык авылы китапханәчесе «Пушкин картасы» проекты кысаларында әдәби-интеллектуаль команда уены үткәрде. Чара викторина формасында узды. Чарада катнашучылар әдәби биремнәрне үтәделәр, язучылар һәм аларның әсәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр, шулай ук юлда аларны кызыклы раундлар көтте «Ачыла торган рәсемнәр», «Исемнәр-әйләндергечләр», «Ыышанам-ышанмыйм«, «Нәрсә? Кайда? Кайчан?», «Цитатаны төгәллә».
Әлеге чара катнашучыларның шигърият, танылган язучыларның иҗаты турындагы белемнәрен киңәйтүгә, шулай ук интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.
