Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Гаилә традицияләре»

18 сентябрь көнне, Чыршы авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча, «Гаилә традицияләре» исеме астында чара үткәрелде.  «Минем гаиләм кыйммәтләре» дигән китаплар күргәзмәсе эшләнде. Гаилә традицияләре – буыннан – буынга сакланып килүче аерым бер гаилә эчендә барлыкка килгән билгеле бер тәртип, үз – үзеңне тоту әдәбе, гореф – гадәтләр һәм күзаллаулар ул.

Берәүләр өчен ул кичләрен бергәләшеп китап уку булса, икенчеләре өчен кул эшләре (чигү, бәйләү, тегү), өченчеләргә – гаилә белән спорт ярышларында катнашу. Безнең заманда кул эшләре белән шөгыльләнү модада. Кемгәдер үзе өчен һәм үз зәвыгына карап кием тегү ошый , кемдер үрү белән шөгыльләнә, ә кемгәдер бәйләү яки чигү ошый. Бу осталыкларның барысы да соклану уята. Бу бит чын сәнгать, ул осталык һәм фантазия генә түгел, ә зур тырышлык һәм максатчанлык таләп итә. Кул эше гаилә әгъзаларын берләштерә , туганлык хисләрен көчәйтә.