Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Вакыт һәм технологияләр

Биектау авыл китапханәсе «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында, 4 нче мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары өчен «Вакыт һәм технологияләр» исемле чара үткәрде. Чорлар буйлап сәяхәт иткәндә, китапханәче балаларга дөньяның ничек үзгәрүе, теге яки бу чорда нинди мөһим ачышлар ясалуы турында сөйләде. Гаҗәеп ачышлар һәм уйлап табулар турындагы хикәя презентация белән үрелеп барды, һәм балалар предметларның ничек үзгәргәнен күрә алдылар. Укучылар үзгәрешләрне кызыксынып тыңладылар һәм фикер алышуда катнаштылар.

  Чара өчен борынгы әйберләрнең күргәзмә-инсталляциясе оештырылды. Укучылар чара ахырында әби – бабайлар кулланган: борынгы үтүк, эрләгеч, керосин лампасы һәм башка көнкүреш әйберләр белән таныша алдылар.