Барысын да беләсем килә
Халыкара грамоталылык көненә китапханәче викторина үткәрде һәм «барысын да белергә телим» дигән китапларга күзәтү ясады. Белемле, укымышлы, эрудицияле булу – заманча дөньяда бик модалы һәм абруйлы. Дөрес сөйләм, этикетны белү, киң белемлелек кешене башка кешеләр фонында файдалы аерып тора. Ә грамоталылык алу ысулларының берсе -китап уку. Викторина барышында укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Ә аларга бу эштә «Я познаю мир», «Все обо всем», «Что есть что», «100 факт» сериясендәге энциклопедияләр һәм башка басмалар ярдәм итте.
