Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бөтендөнья тынычлык көне

Тынычлык – безнең тормышыбызның төп кыйммәте. Халыкара тынычлык көне халыкларны  этник, дини, мәдәни төркемнәр һәм аерым кешеләр арасында үзара аңлашуга өнди. Сугыш һәм тынычлык мәсьәләләре кешелек өчен һәрвакыт актуаль булды һәм шулай булып кала да. Усад авыл китапханәсендә «Безгә тынычлык кирәк» дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Шулай ук китап күргәзмәсе дә ясалды, ул укучыларга дөньяның, яхшылыкның, шәфкатьлелекнең нәрсә икәнлеге турында уйланырга тәкъдим итәчәк.