Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Смайликның туган көне

19 сентябрьдә гадәти булмаган бәйрәм – электрон символларның берсе булган смайликның туган көне билгеләп үтелә. Шушы көнгә багышлап Коркачык авылы китапханәсе белән  мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Смайликның туган көне» дип исемләнгән уен программасы уздырды. Социаль челтәрләр аша  аралашканда смайлик алыштыргысыз тамга булып тора. Без инде бу сөйкемле чырайлардан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар әңгәмәдәшне яхшырак аңларга, аның кәефен чамаларга ярдәм итә, гомумән, смайликлар белән язышу кызыграк,алар уңай хис-кичерешләр тудыра. Чарада катнашучылар Интернетның шат күңелле символының килеп чыгу тарихы белән, кешеләрнең кәефен чагылдыручы смайликларның төрләре, шулай ук әлеге эмблеманы уйлап тапкан рәссам белән таныштылар. Елмаеп, шат күңелле булуның файдасы турында да сүз булды. Чара барышында балалар «Смайлик нәрсә әйтергә тели?»,  «Әйе – юк» кебек уеннарда катнаштылар. Балалар «Смайликны күрсәт» конкурсында төрле хис-кичерешләрне бер – берсенә аңлатырга тырышып карадылар. Аннан соң шарларда һәм кәгазь битләрендә смайликлар ясадылар. Чара барысына да ошады, балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар, биеделәр һәм яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.