Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Борынгы һөнәрләр дөньясы

23  сентябрь көнне Суыксу авыл китапханәсендә «Пушкин картасы»  программасы  кысаларында «Борынгы һөнәрләр дөньясы» дигән мастер- класс узды. Китапханәче балаларны  халык һөнәрләре – йонны кулдан эрләү белән таныштырды, эрләү тарихы, традицияләр, гореф-гадәтләр, эрләү өчен йонның ничек әзерләнүе, эш кораллары – каба, орчык турында сөйләде, җепнең ничек барлыкка килүен күрсәтте. Чарада катнашучылар эрләүнең хатын-кыз җилкәсенә төшкән барлык эшләрнең иң мәшәкатьлесе, әмма иң мавыктыргыч кул эше булуын белделәр. Теләге булган һәркем җеп эрләү һәм бәйләү процессында катнаша алды.