Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гаилә традицияләре – кул эшләре

Иҗади мавыгу кеше өчен бик мөһим. Хатын-кызлар, традицияләрне саклап, кул эшләре осталыгы серләрен буыннан-буынга тапшыралар. Үз куллары белән башкарылган кул эшләре иң оригиналь идеяләрне тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Чигү – иң яраткан һәм киң таралган кул эше төрләренең берсе. 19 сентябрьдә китапханәче «Гаилә традицияләре – кул эшләре» исемле мастер-класс уздырды. Китапханәче балаларны чигүнең барлыкка килү тарихы, татар орнаменты билгеләре белән таныштырды һәм орнаментның төрле төсләренең мәгънәләре турында сөйләде, шулай ук кул эшләре турындагы китапларга күзәтү үткәрде. Алар Нурзия Сергееваның «Татар чигүе», «Тылсымлы бизәк», «Тылсымлы энә» китаплары.Чарада балалар татар халкының матурлыгын һәм зирәклеген чагылдырган халык бизәкләренең искиткеч дөньясы белән танышты. Бүген чигү популярлыгын югалтмаган. Бу гадәти әйберләргә һәм киемнәргә оригиналь һәм уникаль бизәк төшерүнең искиткеч ысулы. Балаларның чигүне тырышып башкаруларын күрү бик күңелле булды.