Яңа ачышлар юлында
Кешегә уйлап табу сәләте бирелгән һәм аның уйлап табарга омтылышы чиксез. Бүген фән дөньяны танып кына калмый, аны үзгәртә дә. Россия прогресс юлы буйлап алга бара, бу хакта фән, мәдәният, сәнгать, җитештерү өлкәсендәге ачышлар һәм казанышлар сөйли. Татарстан Республикасында фәнни-технологик үсеш елы уңаеннан китапханәдә тематик күргәзмә ясалды. Китаплар һәм журналлар ярдәмендә укучылар фән һәм техника үсеше тарихы, күренекле галимнәр һәм аларның ачышлары белән таныша, кызыклы фәнни фактлар һәм теориянең практикага әйләнүе турында белә алды. Күргәзмәдә шулай ук заманча фән үсешенең өстенлекле юнәлешләре турында әдәбият тәкъдим ителде.
