Сентябрьнең экологик бәйрәмнәренә багышланган «Әдәби кунак бүлмәсендә» очрашу
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Биектау муниципаль районындагы ГАУСО «КЦСОН «Эмет» МТЗ и СЗ РТ карамагындагы тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Очрашу сентябрьнең экологик бәйрәмнәренә багышланган иде. Бу – Россия урман көне; Халыкара озон катламын саклау көне; Бөтендөнья су сыйфатын мониторинглау көне; Халыкара тынычлык көне һәм Бөтендөнья диңгез көне. Сүз табигать турында барды. Чарада катнашучылар үзләренә төрле хайваннар ролен сынап карадылар, аларның файдасы яки зыяны турында фикер алыштылар. Барысы да бик артист, актив иде.
