Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Файдалы интернет

Бүгенге тормышны Интернетсыз күз алдына да китереп булмый.. Өлкәннәрнең бурычы – балаларны гаджетлардан куркынычсыз файдаланырга өйрәтү һәм заманча технологияләрдән файда алырга мөмкин булган нәрсәләр белән таныштыру. Балалар җайланмалардан күңел ачу максатларында гына түгел, ә үзаңнарын үстерү максатларында да рациональ файдалана белергә тиеш. Усад авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Интернет челтәрен һәм телефоннар өчен программаларны куркынычсыз куллану турында әңгәмә үткәрелде.