Хәйрия ярминкәсе
27 нче сентябрь көнне Айбаш мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Хәйрия ярминкәсе» оештырылды. Анда мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар, мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, авыл халкы катнашты.
Ярминкәдә татар милли ризыклары, ашау-эчү, көндәлек кирәк-яраклар, яшелчә, җиләк-җимешләр, консервланган эшкәртмәләр, шулай ук бик күп башка төрле тәмнүшкәләр дә сатырга-алырга була иде.Укучылар әниләре белән бергәләп тә катнаштылар. Килгән авылдашлар тәмле коймаклар, төрле шифалы үләннәр белән самовар чәен дә эчә алдылар. Урамда күңелле музыка яңгырап торды.
Ярминкәдән җыелган акча махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә, Курск өлкәсен саклаучы сугышчыларыбызга җибәреләчәк.
Әти-әниләр, укучылар ярминкәдә бик теләп катнаштылар.
