Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Интернетта китап укучы

Ел саен 30 сентябрьдә Россиядә интернет көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Юртыш авыл китапханәсе «Интернетта китап укучы»-дигән мәгълүмати сәгать үткәрде. Чара барышында китап укучылар дөрес мәгълүматларны дөрес булмаганнардан ничек аерырга һәм челтәрдә зарарлы йогынтылардан ничек качарга икәнен белделәр. Китапханәче интернетта табыла торган мәгълүмат белән ничек кулланырга икәнен, интернетны куркынычсыз файдалану серләре турында сөйләде.Интернет челтәрендә аралашу кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Китап укучылар этикетны бозмас һәм башка кулланучыларга зыян китермәс өчен интернетта үзләрен ничек тотарга икәнен белделәр.