Сез бит әле безгә бик кирәк
Ел саен 1 октябрьдән бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә.. Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Без аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. 1 нче октябрь көнне өлкәннәр көне уңаеннан Суыксу авыл китапханәсе һәм Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, мәдәният йорты һәм китапханәдә эшләп чыккан өлкән яшьтәге хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдык.
