Алтын еллар
Октябрь башында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәмне билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Өлкәннәр көне рәсми бәйрәм генә түгел, ә тормышның иң ихлас сүзләре һәм уй-фикерләре зур тормыш юлы үткән кешеләргә юнәлгән үзенчәлекле мизгел. Бу бәйрәм уңаеннан китапханә мәдәният йорты белән берлектә музыкаль-тематик кичә үткәрде. Чарага өлкән яшьтәге парлы гаиләләр килде. Чарада катнашучылар өчен бәйрәм өстәле әзерләнде, концерт программасы, күңелле конкурслар, бергәләп биюләр оештырылды. Кичә җылы атмосферада узды.
