Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Экология буенча интеллектуаль уен

Үзәк китапханәдә 1 нче Биектау мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары белән экология тематикасына интеллектуаль уен узды. Укучылар «Экология гади тәртип», «Экология – дөрес җавап сайлау викторинасы», «Экология-безне нәрсәгә өйрәтә» ярышларында актив катнаштылар. Бигрәк тә «Аралашу экологиясе» темасына аерым игътибар бирелде. Егетләр һәм кызлар махсус чара өчен әзерләнгән китап күргәзмәсе  белән таныштылар. Кичәнең ахырында  «Кем миллионер булырга тели» дигән тематик уены узды. Китапханәчеләр мондый чаралар нәтиҗәсендә яшьләрнең экологик сорауларга тирәнрәк үтеп керүенә һәм эчтәлекле китаплар белән аралашуын теләп калдылар.