Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Чәчләренә чал кунган…

1 нче октябрьдә Россиядә өлкәннәр көне бәйрәм ителә. Өлкәннәр көнен бәйрәм итү – бик мөһим вакыйга. Бу датага бәйле рәвештә, Чернышевка авыл китапханәсендә аралашу сәгате оештырылды. Монда Чернышевкада һәм Усадта төрле елларда эшләгән китапханәчеләр чакырылды. Дусданә аралашуда чакырылган кунаклар китапханәче булу юлларын, ничек эшләгәннәрен, нинди кыенлыкларны узуларын һәм эшләү дәверендәге якты мизгелләрен искә төшерделәр. Китапханәчеләр ветераннарны бәйрәм белән котлады һәм  чара чәй мәҗлесе белән тәмамланды.