Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Минем яраткан әбием

Биектау авыл китапханәсе Халыкара өлкәннәр көненә «Минем яраткан әбием» фото-күргәзмәсен оештырды, анда безнең яраткан әби – бабаларыбызның фотосурәтләре урын алды. Һәр фотосурәт үзенчәлекле, чөнки алар өлкәннәрнең кабатланмас дөньясы. Алар энергия, оптимизм, дәрт, мәңгелек яшьлек һәм матурлык белән тулы. Фотосурәтләрне укучылар алып килде, алар өлкәннәр белән үткәргән күңелле вакытлары турында искә төшерделәр. Фото-күргәзмә төп геройлары әби – бабайлар һәм оныклар булган китаплар  белән тулыландырылды.