Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Иң мөһиме-күңел белән картаймау

Октябрьнең беренче көнендә илебездә игелек һәм хөрмәт көне билгеләп үтелә. Шуман авыл китапханәсе мәктәп белән берлектә бәйрәм чарасы, музыкаль һәм юмористик видеоклиплар, тормыштан шигырьләр һәм күренешләр әзерләде, бәйрәм программасы барышында күп мәзәкләр һәм кызыклы тарихлар яңгырады.  «Бүген сәламәт булу модада» – китапханәдә Өлкәннәр көненә багышланган китап күргәзмәсе шулай аталды. Сер түгел, китапта тәрбияләнгән өлкән буын кешеләре гомер буе аңа тугры калалар.