Өлкәннәргә игелек һәм хөрмәт көне.
Октябрь башында Шигали авылы китапханәчесе шул ук исемдәге мәдәният йорты дирекциясе белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләрне игелек һәм хөрмәт көне белән котладылар. Шигали китапханәсе фондында Канәфи Нәфыйковның «Уткәнгә сәяхәт» дигән китабы бар. Анда рәссамның Болгар чоры картиналары турында сөйләнелә, бу рәссамнын беренче китапларыннан берсе һәм зур эше. Канәфи Нафыйков әсәрләре төсе һәм эчтәлеге буенча тирән, тарих белән тулы, геройларның характерын һәм кәефен төгәл чагылдыра. Рәссам 86 яшендә үзен бик яхшы хис итә һәм сулыш гимнастикасы белән шөгыльләнә, бу хәзерге яшь буын өчен менә дигән үрнәк булып тора. Бүләкләр, котлаулар белән Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «сугыш кайтавазы» китабында искә алынган Финя Мөхәммәтшин кызына һәм олы яшьтәге Резеда апага керделәр. Бүләк ителгән вакыт, хөрмәт һәм ихтирам билгесе, олы яшьтәге кешеләрне бәхетле итә торган бик аз нәрсә ул.
