Ул балачак иленнән
Балалар язучысы Рәшит Бәшәргә 75 яшь тулу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе ясалды. Рәшит Бәшәр Татарстанның Кукмара районы Янил авылында туа. 2000 елда «Сандугачлы бишек» китабы өчен Рәшит Бәшәргә Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе бирелә. Күргәзмәдә шагыйрь турында биографик мәгълүматлар, шулай ук китапханә фондыннан матур бизәлешле балалар китаплары тәкъдим ителә. Рәшит Бәшәр әсәрләре тәрбияви характерда, балалар тарафыннан җиңел кабул ителә.
