Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Өлкәннәр көне

Халыкара өлкәннәр көне – өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт символы булып тора. Бу бәйрәмдә китапханә хезмәткәре үзенең өлкән яшьтәге хезмәттәшләрен игътибарсыз калдырмады. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Мүлмә авылы китапханәсе мөдире  лаеклы ялда булган мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренең йортларына барды. Шәрәпова Фәния, Мөхәммәдиева Әнисә һәм Гыйльметдинова Рәйханага күчтәнәчләр тапшырылды. Аларның һәркайсы кайгырту һәм игътибарга җавап итеп, елмаю һәм рәхмәт сүзләре бүләк итте. Очрашулар җылы һәм дустанә шартларда узды. Бу дата һәр катнашучыга уңай хис-кичерешләр һәм чын бәйрәм атмосферасы бүләк итте.