«Китаплы могҗизалар кыры»
Биектау авыл китапханәсе «Китаплы могҗизалар кыры» интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрде. Телевизион шоудагы кебек үк, уен 3 тур, финал һәм суперуенны үз эченә алды. Уенның темасы-әдәби табышмаклар. Сораулар язучыларның биографияләреннән һәм китапларыннан аз билгеле булган фактлардан тора. Уенчылар һәм тамашачылар дуслары белән бергә рәхәтләнеп вакыт уздырдылар, әдәбият өлкәсеннән бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдылар. 10 П сыйныфы укучысы Мөликов Әмир финал уенында җиңүче булды. Барлык катнашучылар һәм тамашачылар уеннан канәгать калдылар һәм призлар алдылар.
