КВИЗБУК «Әдәби эрудит»
10 октябрь көнне Алан-Бәксәр авыл китапханәче биш раундтан торган әдәби-интеллектуаль команда уены үткәрде. Һәр раундта уенчылар әдәби биремнәр үтәделәр, язучылар һәм аларның әсәрләре белән бәйле сорауларга җавап бирделәр. Чарада укучылар бик теләп катнаштылар, командалар үзләренең эрудицияләрен һәм зирәклекләрен күрсәттеләр.
Уен ахырында китапханәче нәтиҗә ясады һәм уенның җиңүчесен ачыклады. Чараның максаты укучыларның әдәбият, танылган язучыларның иҗаты турында белемнәрен киңәйтү, шулай ук аларның интеллектуаль һәм мәдәни дәрәҗәсен күтәрү иде.
