Сабантуй журналына — 100 ел
Биектау авыл китапханәсендә «Сабантуй» журналының беренче саны чыгуга 100 ел тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды. «Сабантуй» – матур, иллюстрацияле журнал, анда бөтен республика балаларының иң яхшы иҗади эшләре: хикәяләр, шигырьләр, кулинария рецептлары басыла. Журналда кроссвордлар, табышмаклар, ребуслар чишәргә, татар язучыларының иҗаты белән танышырга мөмкин. Китапханәче укучыларны журналның тарихы белән таныштырды, аның рубрикалары турында сөйләде һәм журналның күп мәкаләләренә QR код булуын күрсәтте. QR код аша әлеге рубриканың видеоматериалын телефонда карарга мөмкин икэнен аңлатты.
