Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Календарьда Әти көне

Әти – һәр бала тормышында иң мөһим һәм әһәмиятле шәхесләрнең берсе. Әти үз баласы өчен көчле һәм ышанычлы таяныч. Ул дус һәм уен партнеры гына түгел, укытучы, остаз һәм үрнәк тә. Әтиләр көненә Олы Битаман авылы китапханәсе яшь китап укучыларны уку сәгатенә чакырды. Чара барышында балалар яңа бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр. Балалар әтиләре белән бергә укыган китаплары, гаилә бәйрәмнәре турында, әтиләре, аларның эшләре, казанышлары, әтиләре белән нәрсә эшләргә яратулары турында сөйләделәр. Китапханәче китап күргәзмәсе белән таныштырды, анда балалар өчен чыгарылган шигырь китаплары тәкъдим ителгән иде. Чара әти турында шигырьләр уку белән тәмамланды.