Тема: М.Ю. Лермонтовның китап битләре
Биектау авыл китапханәсе укучылары өчен шагыйрьнең тууына 210 ел тулуга багышланган «М.Ю. Лермонтовның китап битләре» дигән интерактив уен үткәрде. Уен барышында балалар бөек язучының тормышы һәм иҗаты турында белемнәрен күрсәттеләр, аның әсәрләреннән өзекләр укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханә укучылары М.Ю. Лермонтовның лирикасы романтик һәм матур булуын билгеләп үттеләр. Чарага «Мин бөтен дөньяны яратырга әзер идем» исемле китап күргәзмәсе оештырылды.Күргәзмәдә авторның иҗаты һәм аның тормыш юлыннан кызыклы фактлар урын алды.
