Россинең бөек улы
2024 елның 15 нче октябрендә бөек рус шагыйре һәм прозаигы, рус әдәбиятының иң якты вәкилләренең берсе Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 210 ел. Аның әсәрләре классикага әверелде һәм дөнья әдәбиятының алтын фондына керде. Бу вакыйга уңаеннан Чернышевка авыл китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Анда шагыйрь әсәрләренең төрле телләрдә басылган басмаларын, аларга иллюстрацияләрне, аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле башка материалларны күрергә мөмкин.
