Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Орнамент мотивларында татар халкы тарихы».

Һәр халыкның ата – бабаларыннан калган гореф – гадәтләре бар, аларда халыкның рухы саклана. Кеше тормышында милли традицияләр һәм мәдәни мирас зур әһәмияткә ия. Чыршы авыл китапханәсе «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Орнамент мотивларында татар халкы тарихы» дигән мастер – класс үткәрде. Чара башында китапханәче укучыларны татар халкы сәнгате, татар милли орнаменты белән таныштырды, орнаментның мәгънәсен ачты, аның үзенчәлекләре белән таныштырды. Китапханәче хикәясе «Татар бизәкләре» презентациясе белән үрелеп барды. Соңгы дистә елларда Татарстанда лалә чәчәге визуаль символ буларак аеруча зур әһәмияткә ия булды – дини символ буларак та. Тюльпанны без чүкеп ясалган орнамент рәвешендә очратабыз, аның белән мәчет коймасы бизәлгән, «Кол-Шәриф» мәчетенең витраж тәрәзәләре тюльпан рәвешендә эшләнгән, бу чәчәк Татарстанның башка мәчетләрендә дә бар, тюльпанга охшаган орнамент мотивлары еш очрый.