Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мөһим һөнәр – әти

2024 ел – Россия Федерациясендә Гаилә елы. Бу юнәлештә эшләү һәм үсеп килүче буынга әхлакый тәрбия бирү кысаларында, шулай ук әтиләр көненә багышлап, Бөреле җәнлек совхозының авыл китапханәсендә балалар өчен әтиләргә багышланган тематик чара үткәрелде. Әңгәмә барышында балалар әтиләренең гаиләдәге роле, хокуклары һәм бурычлары турында белделәр. Балалар үзләре әтиләре, аларның һөнәрләре, әтиләре катнашында Гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Чөнки әтиләр эштә генә эшләмиләр, аларның гаиләдәге иң мөһим һөнәре – балалар тәрбияләү.  Йомгаклап «әдәби әти» дигән викторина уздырдылар.