Китап дөньясына бергә керик
Биектау авыл китапханәсендә китап укырга яратучылар өчен «Китап дөньясына бергә керик» исемле чара узды, китапханәнең төп байлыгы китап укучылар! Китап укучыларның яшьләре, эшчәнлек төрләре, мавыгулары һәм кызыксынулары төрле. Әмма аларның бер уртак яклары бар – ул китапка һәм укуга мәхәббәт. Китапханәнең һәр укучысы индивидуаль. Кемдер мәхәббәт лирикасы һәм тарихи романнар ярата, кемдер детективлар, укучылар арасында балалар әдәбиятын яратучылар да бар. Кемдер даими рәвештә әдәбият яңалыкларын көтә, ә кемдер инде күптән укыганны яңадан укый.
