Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Безнең заман шагыйре

15 октябрьдә М.Ю.Лермонтовның тууына 210 ел тулды. Коркачык авыл китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» исемле XII Халыкара акциясенә кушылды. Акциянең максаты: үсеп килүче буынны М. Ю. Лермонтовның әдәби мирасы белән таныштыру. Акция кысаларында китапханәдә «Безнең заман шагыйре» исемле  әдәби сәгать үткәрелде. Чара башында балалар, электрон презентация ярдәмендә, шагыйрьнең биографиясе, аның иҗаты белән таныштылар, шагыйрь турында видеофильм карадылар, шагыйрьнең балачак елларыннан кызыклы фактлар белән белемнәрен тулыландырдылар һәм аның әле рәссам, музыкант та булуын белделәр. Чарада шагыйрьнең «Тучи», «Парус», «Осень», «Бородино» әсәрләре яңгырады. Чара азагында балалар үзләренең тәэсирләре