Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халкы тарихы милли бизәк мотивларында

Коркачык авылы китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында «Татар халкы тарихы милли бизәк мотивларында» дигән фольклор сәгате үткәрелде. Россия-күпмилләтле дәүләт. Һәр халыкның үз кабатланмас бизәкләре бар. Бизәк-сурәтләү эшчәнлегенең иң борынгы төрләреннән берсе. Чарада балалар татар халык орнаментының барлыкка килү тарихына һәм төрләренә чума алдылар. Шулай ук балалар өчен «Татар милли бизәкләре»  дигән презентация әзерләнде. Китапханәче татар орнаменты тарихы турындагы китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Чара азагында балалар үз куллары белән татар халык бизәге кулланып эшләнмә ясадылар.