Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алисаның барлык маҗаралары

Танылган балалар язучысы-фантаст Кир Булычевка 90 яшь тулды. Әлеге юбилей уңаеннан авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен язучының иҗаты буенча әдәби викторина үткәрелде. Викторина – балаларның яраткан чарасы. Балалар Булычев әсәрләренең төп героинясы – кыз Алиса Селезнева белән таныштылар. Аның белән бергә балалар чит илгә сәяхәт ясадылар, аның дуслары – Громозека, Говорун кош, йолдызсаяк капитаннары белән таныштылар һәм космик маҗаралар дөньясына чумдылар. Моның өчен Алисә турында китаплар укып, сорауларга җавап бирергә генә кирәк иде.