Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әдәби калейдоскоп

Биектау авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» Федераль программасы кысаларында «Әдәби калейдоскоп» интеллектуаль уен-викторинасы узды. Чарада укучылар «Хәрефләр буталды», «Ә син беләсеңме?», «Акыл өчен зарядка» дигән мавыктыргыч логик уеннарда катнаштылар. Балалар әдәби сорау һәм җаваплар иленә сәяхәт кылдылар, табышмаклар һәм башваткычлар чиштеләр. Чара барышында укучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен тикшерделәр һәм яңа белемнәрне үзләштерделәр.