Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халкының тарихы бизәкләр белән

Алат авыл китапханәсе “Пушкин картасы” проектын гамәлгә ашыру кысаларында  “Татар халкының тарихы  бизәкләр белән”дигән мастер-класс үткәрде. Чара башында китапханә мөдире катнашучыларны татар халкы сәнгате, татар милли бизәкләр белән таныштырды, бизәкләр мәгънәсен ачты, аның үзенчәлекләре белән таныштырды. Чөнки татар бизәкләр халыкның көнкүреше, хуҗалык эшчәнлеге һәм идеологиясе үзенчәлекләре чагыла. Катнашучылар өчен иллюстрацияле күргәзмә әзерләнгән иде, анда милли киемнәр, аяк киемнәре, капка һәм тәрәзәләр, баш киемнәре бизәкләрен күрергә мөмкин иде. Аннары барлык катнашучылар, шаблоннарны һәм чара барышында алган белемнәрен кулланып, “лалә чәчәге ” рәвешендә бизәкләр ясадылар.