Халыклар дуслыгы ул – илебез бердәмлеге
4 ноябрьдә Россия Федерациясе Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу истәлекле көн алдыннан Коркачык авылының китапханә белән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Халыклар дуслыгы ул – илебез бердәмлеге» дип исемләнгән танып – белү сәгате уздырдылар. Чарада катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Халыкны берләштереп, илне поляк басып алучыларыннан коткаручылар – бөек рус кенәзе Дмитрий Пожарский һәм Кузьма Минин турында мәгълүмат алдылар, Ватаныбызның бәйсезлеге хакына халыкның нинди батырлыклар эшләве, шулай ук бәйрәм итү традицияләре, аның Россия өчен әһәмияте турында сүз барды. Шулай ук дуслык, татулык, үзара ихтирамлык төшенчәләренә дә басым ясалды.
