“Чишмә-гаилә башы”
Зур этнографик диктант кысаларында 10 ноябрьдә Үзәк китапханәдә чуаш телендә диктант узды. Оештыручы булып Биектау районының Чуваш милли-мәдәни үзәге чыкты.
Диктант-ул Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче мәгърифәтчелек проекты. Әлеге проектның максаты-әлеге акциядән соң Россиядә яшәүчеләрнең үз тамырларын, ата-бабаларының гореф-гадәтләрен өйрәнү, янәшәдә яшәүчеләр турында күбрәк белү теләге тудыру. Чөнки белем төрле милләт кешеләре арасында үзара ихтирам һәм татулык өчен нигез булып тора.
Диктантның темасы чишмәләргә багышланган иде. Әмма чишмәләргә тормышыбызны тутыручы, эссе көннәрдә салкынлык һәм сафлык хисе бирүче суга караган кебек кенә түгел, ә фәлсәфи нияте дә бар. Чишмә-гаилә башы, гаиләнең яңа кешесе- яңа елга юлы. Һәр гаилә үз чишмәсен булдыра, шул ук вакытта үз чишмәсен, нәселен дә онытмый.
