Кем иң зирәге?
10 нчы ноябрь – Бөтендөнья фән көне. Үзенең күп гасырлык тарихында Россия дөньяга бик күп даһилар бүләк итте. Һәр чорда безнең ватандашларыбызның якты исемнәре балкый: Ломоносов һәм Лобачевскийдан алып Ковалевский һәм Менделеевка кадәр. Россия һәм совет галимнәренең эшләре дөнья фәненә бәяләп бетергесез өлеш кертте һәм кешелек тормышын мәңгегә үзгәртте. Бу көн уңаеннан Чернышевка авыл китапханәсе Чернышевка мәдәният йорты белән берлектә Чернышевка урта белем бирү мәктәбенең 3 нче класс укучылары өчен интеллектуаль уен уздырды. Укучылар тарих, рус теле һәм әдәбияты, акыл, логика һәм реакция тизлеге өлкәсендәге белемнәренең тирәнлеген күрсәтте. Уен нәтиҗәләре буенча Балҗзамов Семен җиңүче булды.
