Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Юл әлифбасы

Авыл китапханәсенең уку залында балалар өчен хокукый тәрбия һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау кысаларында «Юл әлифбасы» мәгълүмат сәгате үткәрелде. Китапханәче презентация ярдәмендә балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренең төп төшенчәләре белән таныштырды, фәнни-популяр һәм матур әдәбиятка күзәтү ясады. Катнашучылар игътибарына «Юл хәрәкәте кагыйдәләре: бел  и сакла» танып-белү һәм шаярту викторинасы тәкъдим ителде, балалар үзләренең белемнәрен тикшерделәр, күп кенә яңа мәгълүмат алдылар, үзләренең белемнәрен башка балалар белән уртаклаштылар.