Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Орнаментларда татар халык тарихы

15 нче ноябрьдә Чернышевка авыл китапханәсе Чернышевка урта мәктәбе укучылары өчен күн мозаикасы буенча осталык дәресе үткәрде. Кунак итеп Гөлфия Гыйләҗева чакырылды. Чара Пушкин картасы кысаларында үтте. Балалар республика территориясендә һөнәрчелек үсеше тарихы белән таныштылар, һөнәрчеләрнең  кул эшләнмәләре белән таныштылар. Мәктәп укучылары үзләрен оста күн эшкәртүче итеп сынап карый алдылар. Осталык дәресе  вакытында алар казан (татар) тегүе ярдәмендә күн эшләнмәләрен ясау нигезләрен өйрәнделәр.