Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Могҗизалы китап кыры

Алат авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты буенча «Могҗизалы китап кыры» интеллектуаль-күңел ачу уены узды. Балалар уенда актив катнаштылар. Уенның темасы-әдәбият табышмаклары, язучылар биографиясеннән аз билгеле фактлар, әсәр һәм китап персонажлары. Укучылар бик теләп вакытларын дуслар, китаплар арасында үткәрделәр. Әдәбият өлкәсеннән бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат алдык. Финалга Фугин Руслан чыкты . Ул финал биремен бик яхшы үтәде һәм төп сүзне табып, уенның җиңүчесе булды. Уен  кызыклы килеп чыкты. Барлык катнашучылар һәм тамашачылар канәгать калдылар һәм призлар алдылар.