Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Борынгы һөнәрләр дөньясы

20 ноябрь көнне Олы Битаман авылы китапханәсендә Пушкин картасы кысасында чара булып узды. Анда катнашучылар борынгыдан килә торган традицион һөнәрләрнең берсе – йон язу,эрләү, бәйләү процессы  белән таныштылар. Китапханәче татарларда эрләү тарихы, аның белән бәйләнгән гореф-гадәтләр, йолалар турында сөйләде, сарык йонын эшкәртү өчен кирәкле кораллар һәм җайланмалар белән таныштырды. Чарада катнашучылар йон язу, бәйләүне үзләре дә башкарып карады. Чарага «Татарларда һөнәрчелек» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.