Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Озын гомерлелеккә юл

Кеше өчен сәламәтлек – иң мөһим кыйммәтләрнең берсе. Китапханә эшенең мөһим юнәлеше булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне, тәмәке тартуны кисәтү тора. Олы Битаман авылы китапханәсендә ясалган кисәтү күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар һәм журналлар наркотикларның үсеп килүче организмга зарарлы йогынтысы, аларны куллануның нәтиҗәләре, яшьләрнең альтернатив мавыгулары – спорт белән шөгыльләнүләре турында сөйли. Китап укучылар яшьләрнең физик һәм әхлакый сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый торган бу көнүзәк проблеманы җентекләп яктыртучы файдалы басмалар белән таныштылар.