Могҗизалы китап кыры.
Юртыш авыл китапханәсендә Пушкин картасы программасы кысаларында «Могҗизалы китап кыры»-дигән интеллектуаль-күңел ачу уены узды. Уен рус әдәбияты турындагы сораулардан торды. Әдәби уенның мавыктыргыч һәм танып белү мәсьәләләре укучыларга рус әдәбиятының алтын фондын тәшкил итүче әсәрләр битләре буйлап сәяхәт итәргә мөмкинлек бирде. Уенда катнашып, китап укучылар үзләренең ни дәрәҗәдә кызыксынучан һәм эрудицияле булуын күрсәттеләр. Шулай ук кызыклы язучылар һәм аларның әсәрләре белән таныштылар.
