Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Үз хокукларыңны бел!

Биектау авыл китапханәсе безнең илдәге бала хокуклары турында әңгәмә үткәрде. Балалар бала хокуклары турында  документ барлыкка килү тарихы белән таныштылар, балалар хокуклары, кеше тормышының кыйммәте, үзеңне дөрес һәм куркынычсыз итеп тоту турында мәгълүмат алдылар. Китапханәче укучыларны ата-аналарын хөрмәт итәргә һәм тыңларга, алар турында кайгыртырга, башкаларның хокукларын һәм мәдәни үзенчәлекләрен хөрмәт итәргә, намус белән укырга кирәклеге турында сөйләде.